«Колке колэ килэ» колке коненэ дискотека
- Праздники
- Упс! В Апастове все закончилось...
- 0+
- 20
Бесплатно!
Бесплатно
1 нче апрель – Көлке көне,
Белмәсәгез – белегез.
Мәшәкатьләрне онытып,
Рәхәтләнеп көлегез?!
Көлү – арганны бетерә,
Кан әйләнешен көйли.
Хәтта, гомерне озайта –
Табиблар шулай сөйли.
1 нче апрель- уртак бәйрәм,
Бөтен дөнья халкына.
Алданмыйча алдаларга
Барыбыз да талпына.
Кайсы илдә – “День дураков”,
Кайдадыр – “Көлке көне”.
Һәркемгә рөхсәт ителә,
Алдагыз көне-төне.
Бу бәйрәмнән рәхәтләнеп
Файдаланып калыгыз.
Елга бер тапкыр булса да,
Әйдә, ләззәт алыгыз?!
Хәйләсез – дөнья файдасыз,
Тик, чамасын белегез.
Зинһар өчен, бер-бер(е)гезгә
Рәнҗемәсен күң(е)легез?!