Ә йөрәктә яшьлек җырлый
- Встречи
- Упс! В Богатых Сабах все закончилось...
- 12+
- 3
Бесплатно!
Бесплатно
Өлкәннәр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.Тиздән өлкәннәр көне якынлаша. Шул уңайдан олы хөрмәткә лаеклы өлкәннәребезне хөрмәтләү максатыннан “Ә йөрәктә яшьлек җырлый” дип исемләнгән тематик кичә уздырыла. Кичә барышында үзләренең яшьлек җырларын, матур шигырьләр тыңлаячак өлкәннәребез .Шулай ук бер- берсе белән аралашып , табын артында чәй эчү дә оештырыла.