«Китапханә — белем йорты»

«Китапханә — белем йорты»
Бесплатно!
Авто: https://www.kamgov.ru, Источник: https://www.kamgov.ru/slcult/news/27-maa-obserossijskij-den-bibliotek-16637

Бесплатно

 27 май – Бөтенроссия  китапханәләр көне. Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.  Китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Чөнки меңләгән, миллионлап чыга торган китапларның барысын да шәхси китапханәләргә җыю мөмкин түгел, шуның өчен белемгә омтылган һәр кеше җәмәгать китапханәләренә юнәлә.

Шушы уңайдан Шәйморза  авыл китапханәсендә, Бөтенроссия китапханәләр көненә карата «Китапханә — белем йорты» исемле ачык ишекләр көне узачак. Китапханә буйлап экскурсия уздырыла. Китапханәче китапханә эшләре турында сөйли, укучыларны китапханәнең эш режимы, китапханәдән файдалану кагыйдәләре, китап фонды, һәм вакытлы матбугат белән таныштыра.

ИсточникКультура.РФ