«Килә тавыш далалардан, килә ерак заманнардан» күргәзмә

«Килә тавыш далалардан, килә ерак заманнардан» күргәзмә
Бесплатно!
Авто: Интернет, Источник: Архив учреждения/Архив автора Интернет

Бесплатно

Язучы,шагыйрь Әхсән Баян тууына 95 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Килә тавыш далалардан, килә ерак заманнардан» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырыла. Әхсән Баян поэзия өлкәсендә генә түгел, проза һәм драматургия жанрларында да нәтиҗәле эшли. Сугыштан соңгы авыл тормышы вакыйгаларына бәйләп, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне чагылдырган “Тау ягы повесте” (1972) укучыларда зур кызыксыну уята. Поэзиядә генә түгел, прозасында да әдип үзенчәлекле язу манерасына ия. Аның проза әсәрләре, рухы һәм җирлеге реалистик булу өстенә, романтик һәм символик образларга бай.

ИсточникКультура.РФ