«Театр серле дөнья»

«Театр серле дөнья»
Бесплатно!
Авто: kartinkof, Источник: Ссылка на источник https://kartinkof.club/kartinki/den/12847-kartinki-na-den-teatra-dlja-detej-48-foto.html

Бесплатно

«Театр ул - халык бердәмлеген һәм милләт ныклыгын саклаучы әйтеп бетермәслек зур кыйммәткә ия олы сәнгать төре». Театр - ул искиткеч могҗиза. Театр - ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да... Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр – тормышның көзгесе. Театр  – илнең мәдәни тормышы өчен һәм иҗтимагый аң фомалаштыру өчен  бик мөһим вакыйга. Театр җәмгыять һәм мәдәният үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән.  Театр сәнгате аша, дөньяга караш, әхлакый принциплар, рухи байлык формалаша, эстетик зәвык тәрбияләнә. Халкыбызның моннан бер гасыр элек яшәгән бөек шагыйре Г. Тукай сүзләре бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Ни өчен дисәк, театр яшәргә өйрәтә, үткәнең, киләчәгең турында уйларга мәҗбүр итә. Театрда уйналган рольләр ул – мин, бәлки, синдер, ә, бәлки, аның язмышыдыр.

Театр көне уңаеннан Шәйморза авылы китапханәсендә «Театр серле дөнья» дигән темага китап күргәзмәсе оештырыла.

ИсточникКультура.РФ