Гомер көзегез матур булсын!

Гомер көзегез матур булсын!
Бесплатно!
Авто: Султангалиева, Источник: Архив учреждения/Архив автора Архив

Бесплатно

Илебез буенча 1 октябрь Өлкәннәр көне буларак үткәрелә. Авылыбызда яшәүче хөрмәтле апа - абыйларны бу матур бәйрәм белән котлау, аларга күңел күтәренкелеге бирү өчен чара әзерлибез. Алар һәркайсысы намус белән хезмәт юлын төрле җирләрдә башкарганнар.Сугыш чоры балалары, сугыш китергән авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән әби- бабаларыбыз да бар әле, аллага шөкер. Китапханәнең якын дуслары булганнары шактый, алар китаплар, газета -журналларны яратып укыйлар, чараларда катнашалар.Алар өчен "Көзге сәхифәләр" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителә, шигъри котлаулар, гармун моңнары, дәртле биюләр булачак. Хөрмәтле өлкәннәребезнең сау - сәламәт булуын, якыннары җылысында, дөнья рәхәтендә яшәүләрен телибез.

ИсточникКультура.РФ