«Талантлы язучы, куренекле галим»-М.Гали тууына 130 ел

«Талантлы язучы, куренекле галим»-М.Гали тууына 130 ел
Бесплатно!
Авто: Сафиуллина Фирдаус Галиулловна, Источник: Архив учреждения / Архив автора Русско-Ошняковская сельская библиотека

Бесплатно

Мөхәммәт Гали — язучы, татар әдәбияты белгече. Хикәяләре, драматик әсәрләре һәм әдәби-гыйльми хезмәтләре белән татар әдәбияты тарихында үзенә бер аерым урын алып торган.

М. Галинең «Авыл тормышы» исемле очерк характерындагы беренче язмасы 1911елда Казандагы "Йолдыз" газетасында Мөхәммәт Юлгави имзасы белән басылып чыга. "Хосэения" мэдрэсендэ укыганда ул чынлап торып язучылык эшенә керешә һәм 1914—1915 елларда "Ан" журналы битләрендә бер-бер артлы бер төркем хикәяләрен бастыра. Авыл халкының хезмәтен, көнкүрешендәге төрле хәлләрне, гореф-гадәт һәм табигать күренешләрен образлы итеп, укырга күңелле итеп сурәтләгән бу хикәяләре белән М. Гали шул вакытларда ук үзен сәләтле хикәяче итеп таныта.

ИсточникКультура.РФ